news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өлкәннәрне тәрбиягә бирәләр – “Теләче”

Республикада өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алу буенча пилот проект эшли башлый.

(Теләче, 30 сентябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Алинә Шәмәрданова). 2017 елның 1 гыйнварыннан республикада өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алу буенча пилот проект эшли башлый. Проект нигезендә тәрбиягә алачак гаиләләрне җирле социаль хезмәтләр сайлап алырга һәм киләчәктә аларны контрольда тотарга тиеш була. Әлеге проект хакында тулырак Теләче районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова белән сөйләштек.

-Картлар йортында тәрбияләнүче, анда барырга чиратта торучы өлкәннәребез күп. Теләче районы буенча гына да бүген 15 кеше картлар йортында. Кем белә, бәлки арабызда киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр табылып, өлкәннәребезгә дә гаилә җылысы бүләк итәр.

-Һәр теләгән кеше опекун була алмый бит әле...

-Әйе, опекун хезмәткә яраклы, бер тапкыр да хөкемгә тартылмаган булырга тиеш. Шулай ук торак шартлары яхшы булу һәм тәрбиягә алган кеше белән туганлык мөнәсәбәтләрендә тормавы шарт.

-Опекунның үз гаиләсенә алган кеше милкенә хокукы бармы?

-Юк, шулай ук өлкән кеше дә гаиләгә алучыларның милкен үзенеке итә алмый. Әмма дәүләт тарафыннан билгеләнгән ярдәмчеләр өлкән гражданның кеременә исәп тота ала, ләкин карт кешенең үзенә калган өлеше 25 проценттан да кимрәк булмаска тиеш.

-Моңа өстәп, тәрбиягә алган гаиләләргә ай саен акча да түләнәме?

- Әйе, инвалидлыгы булмаган яки өченче төркем инвалидлык билгеләнгән кешене тәрбияләсәң 4 мең сум, икенче төркем инвалидны караган өчен 6 мең сум, беренче төркем инвалидларны тәрбиягә алучыга 8 мең сум акча түләнәчәк.

-Ничек уйлыйсыз, бу проект уңай нәтиҗә бирерме?

-Республикада елына якынча 30 кешене гаиләләргә урнаштыру планлаштырыла. Әлбәттә, беркемне дә мәҗбүриләп булмый. Шулай да, башкалар язмышына битараф булмаучылар юк түгел. Өлкәннәребезне тәрбиягә алырга теләгән гаиләләр безнең районда да булыр дип ышанасы килә. Бу мәсьәләдә сораулар туса, район социаль яклау бүлегенә килергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100