news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өлкәннәргә капиталь ремонт өчен компенсация түләнәчәк

Күп фатирлы торак йортларда яшәүче 70 яшьтән узган өлкәннәр өчен капиталь ремонт чыгымнары компенсацияләнә.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Күп фатирлы торак йортларда яшәүче 70 яшьтән узган өлкәннәр өчен капиталь ремонт чыгымнары компенсацияләнә. Бу хактагы карар, ягъни компенсация бирү тәртибе турында Татарстан хөкүмәте сайтында басылган.

Россия төбәкләренә әлеге компенсацияне гамәлгә кую өчен бюджетара трансфертлар булачак. Бүленеп бирелүче субсидияләр торак йортта яшәүче пенсионерларга ялгыз булганда да, гаилә белән яшәгәндә дә бирелә. Аерым алганда, 70 яше тулган пенсионерларга түләүнең ярты өлеше, ә 80 яшьтән узганнарга тулаем бирелә.

Төбәкләргә бүлеп бирү өчен барлыгы 3,6 миллиард сум акча каралган. Әлеге акчалар 2016 елның федераль бюджетында салынган булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100