Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Өлкәннәр ункөнлегендә Татарстанда кайнар линия телефоннары эшли
Барлыгы 27 телефон номеры гамәлдә булачак
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Өлкәннәр ункөнлегендә Татарстанда ТР министрлык һәм ведомстволары оештырган кайнар линия телефоннары эшләячәк. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итте.
Барлыгы 27 телефон номеры гамәлдә булачак, аларга шалтыратып быел өлкәннәр ункөнлеге кысаларында үткәрелүче барлык чараларның нечкәлекләре хакында сорарга мөмкин. 5 телефон Казанда Социаль яклау идарәсе линиясе буенча эшли, калганнары - Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Яшьләр эшләре һәм спорт, Сәламәтлек саклау, Мәдәният, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыкларында.
Кайнар линия телефон номерлары эшләячәк учреждениеләрнең тулы исемлеген, эш вакытын һәм башка мәгълүматларын ведомствоның сайтында табарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз