news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өлкәннәр ункөнлегендә “кайнар линия”ләр эшли

Аларга шалтыратып, агымдагы елда өлкәннәр ункөнлеген үткәрүгә караган сорауларны бирергә мөмкин

 (Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Өлкәннәр ункөнлегендә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан оештырылган “кайнар линия” телефоннары эшли башлаячак. Барлыгы 27 телефон номеры гамәлдә булыр дип көтелә. Аларга шалтыратып, агымдагы елда өлкәннәр ункөнлеген үткәрүгә караган сорауларны бирергә мөмкин булачак.

Бу номерларның 5се Казан шәһәре социаль яклау идарәсе линиясе буенча, ә калганнары исә республиканың министрлыкларында эшләячәк. Төгәлрәк итеп әйткәндә, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау (843) 557-21-13, 557-21-12), Сәламәтлек саклау (264-68-46), Мәдәният (264-74-16), Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык (231-15-77), Яшьләр эшләре, һәм спорт (222-81-97) , Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына (291-91-91, 291-91-40) телефоннары буенча чылтыратырга мөмкин, дип хәбәр итте бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100