news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган чараларда 7 меңнән артык пенсионер катнашкан

Казанда үткәрелгән Өлкәннәр көненә багышланган чараларга нәтиҗә ясалды

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган ункөнлек тәмам. Ул 1-10 октябрь көннәрендә уздырылды, һәм аның кысаларында өлкәннәр өчен өстәмә акцияләр оештырылды. Бүген Казан җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казанда үткәрелгән Өлкәннәр көненә багышланган чараларга нәтиҗә ясалды. Әлеге акцияләр вакытында Казан шәһәрендә яшәүче 7 меңнән артык тыл һәм хезмәт ветераннарына ярдәм күрсәтелде.

“Ункөнлек вакытында 5 меңнән артык пенсионер өчен бәйрәм төшке ашлары оештырылды. Өйләренннән чыгып йөри алмаган өлкәннәр янына участок хезмәткәрләре, табиблар үзләре барды”, - диде Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова.

С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узган бәйрәм чарасын 600 дән артык өлкән кеше тамаша кыла алган. Казан шәһәренең һәр районында пенсионерлар өчен мәдәни чаралар үткәрелде.

Шулай ук укучылар картлар йортларында булган, алар өчен концертлар куйган.

“Өлкәннәр ункөнлеге – бу өлкән кешеләргә игътибарны арттыру, аларга ярдәм итү өстендә эшләүне активлаштыру чарасы гына. Аларның күбесе, кызганычка каршы, ялгыз. Мәктәпләр, сәнәгать оешмалары бу ункөнлектә актив эш алып барды. Әмма без ниндидер даталарга гына бәйле булырга тиеш түгел. Безнең хөрмәтебезне, игътибарыбызны аларга төрле юллар белән җиткерергә кирәк”, - диде мэр Илсур Метшин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100