news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өлкәннәр көне уңаеннан физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга да кадер-хөрмәт күрсәтеләчәк

Өлкәннәр көне уңаеннан физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга да кадер-хөрмәт күрсәтеләчәк

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). 2 октябрьдә Вахитов районының балалар иҗаты үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан «Безгә кунаклар килде» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узачак. Үзәкнең бүлек мөдире, мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүче белгеч Гүзәл Исхакова әйтүенчә, әлеге чара районның социаль яклау идарәсе белән берлектә оештырыла.

Бәйрәмгә язмыш тарафыннан кыерсытылган балалар (алар арасында мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлардан алып, 18 яшьлек үсмерләргә кадәр бар) үзләренең әби-бабайлары белән киләчәк. Гүзәл Исхакова сүзләренә караганда, мөмкинлекләре чикләнгән балалар көче белән әзерләнгән концерт программасы шактый кызыклы булырга ошаган. Биредә алар үзләренең җыр-моңга осталыкларын күрсәтү белән бергә, төрле конкурс-бәйгеләрдә, викториналарда катнашып, акыл үсеше, тапкырлык һәм зирәклек ягыннан башка яшьтәшләреннән һич тә ким түгел икәнлекләрен раслаячак. Бәйрәм кичәсе чәй табыны артында дәвам итәчәк.

Ел саен үткәрелеп килүче, күркәм традициягә әверелгән әлеге чараның максаты мөмкинлекләре чикләнгән балаларның аз булса да күңелен күтәрү, аларда тормышка мәхәббәт, яшәүгә өмет уяту, ди Гүзәл Исхакова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100