news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өлкәннәр көне алдыннан Энгель Фәттахов ветераннарга рәхмәтен белдерде

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында ветераннар өчен бәйрәм чарасы оештырылды.

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында Халыкара өлкәннәр көне алдыннан тармак ветераннарын зурладылар. Бу хакта әлеге министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов министрлыкның элеккеге хезмәткәрләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Ул өлкәннәргә уңышлар, сәламәтлек теләде, шулай ук мәгариф үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәтен белдерде.

Ветераннар өчен бәйрәм чыгышлары һәм тантаналы төшке аш мәҗлесе оештырылган иде. Хөрмәт йөзеннән, агымдагы елның юбилярларына рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot