Өлкәннәр истәлекләре белән уртаклашачак
Өлкәннәр истәлекләре белән уртаклашачак
(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Иртәгә Казанның С.Сәйдәшев музеенда Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан “Үткәннәрне барлаганда...” дип исемләнгән хәйрия концерты була.
Сәйдәш музее тарафыннан уздырылачак әлеге чарага Казанның Вахитов районындагы социаль-реабилитация үзәгеннән, шулай ук районның ветераннар шурасыннан өлкәннәр чакырыла. Алар игътибарына танылган сәнгать әһелләре чыгыш ясаячак. Моннан тыш өлкәннәр музей буйлап сәяхәт кылачак һәм соңыннан алар чәй табыны артында хезмәт һәм фронт истәлекләре белән уртаклашачак.