news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өлкәннәр өчен бушлай юридик ярдәм көне оештырыла

Махсус программа ярдәмендә Татарстанда ел саен 3,3 мең пенсионер компьютердан файдаланырга өйрәнә

 (Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Быел Татарстанда Өлкәннәр ункөнлеге “Акыллык яше — иҗат итү яше” (“Возраст мудрости —возраст созидания”) девизы астында узачак.

Республикада өлкәннәргә игътибар бу ункөнлектә генә түгел, ә ел әйләнәсе күрсәтелә. Мисал өчен, Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләрне компьютерда эшләргә өйрәтү программасы тормышка ашырыла. Программа нигезендә “Өченче буын университеты” эшләп килә, аның ярдәмендә Татарстанда ел саен 3,3 мең пенсионер компьютердан файдаланырга өйрәнә.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов искәртте.
“Интернет — озын гомерлелек” программасы кысаларында 2012-2013 елларда республикада 16,5 мең өлкән кеше интернет һәм компьютер белән эш итәргә өйрәнгән.
Азат Габделәхәтов билгеләп үткәнчә, Татарстанда караучысыз һәм ялгыз 15 меңләп өлкән кеше яши һәм социаль хезмәткәрләр тарафыннан аларга ярдәм күрсәтелә.

Өлкәннәр ункөнлегендә исә, муниципаль берәмлекләр, оешма җитәкчеләре хезмәт ветераннары, үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыгучылар белән түгәрәк өстәлләр, чәй табыннары артында очрашулар уздырачак, бүләкләр тапшырачак.

9 октябрь көнне исә Татарстанда өлкәннәр өчен Бердәм юридик ярдәм көне уздырылачак. Бу идеяне ТР Юристлар ассоцияациясе күтәреп чыккан. Юридик консультацияләр социаль яклау бүлекләрендә бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100