news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өлкән язучыларның әсәрләре арасында бүгенге укучыны җәлеп итәрлекләре аз – Радик Сабиров

"Идел" журналы яшь иҗатчыларга тәгаенләнгән булса да, редакциягә тәҗрибәле каләм осталары да кочак-кочак язмалар китерә.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). «Идел» журналы яшь иҗатчыларга тәгаенләнгән булса да, редакциягә тәҗрибәле каләм осталары да кочак-кочак язмалар китерә. Бу хакта ул “Казан утлары” журналы оештырган әдәби бәйге башлану уңаеннан белдерде.

«Безгә олы, олпат язучылар-шагыйрьләр белән бергә, яшьләр дә үз әсәрләрен тәкъдим итә, - ди “Идел” журналының баш редакторы Радик Сабиров. - Дөрес, яшьләрне күбрәк үзебез табабыз, үзебез ачабыз. Исемнәре билгеле яшь әдипләрдән дә әсәрләрне сорап кына алабыз. Нигәдер олылар үз иҗатларын теләбрәк тәкъдим итә. Шәхсән үзем моның сәбәбен ачыклый алмыйм. Гонорармы, башка сәбәпме - белмим. Шунысы кызык, олырак әдипләрнең материаллары инде эшләнеп беткән, редакцияләнгән була, берничә хата гына очрый. Тик менә бүгенге көн укучысы игътибарын җәлеп итәрлекләре сирәк була шул. Бигрәк тә яшьләр өчен актуальлеге әллә ни юк».

Бу хакта тулырак Интертат.ру электрон газетасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100