news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өлкән яшьтәге татарстанлыларның төп өлеше авыл җирләрендә яши

Бүген Татарстанда өлкән яшьтәге 774 меңнән артык кеше гомер кичерә

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Татарстанда өлкән яшьтәге 774 меңнән артык кеше гомер кичерә. Ягъни бу республикада яшәүче һәр 5 кешенең берсе хезмәт кую яшеннән чыккан дигән сүз. Әлеге категориянең саны соңгы бер ел эчендә генә дә 10,6 мең кешегә арткан. Ел башына булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 90 яшьтән өлкәнрәк әби-бабайлар саны 9648 гә җиткән (2008 ел башында 9053 кеше булган). Ә бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән татарстанлылар - 503 кеше (узган ел 456 кеше исәпләнгән). Өлкән яшьтәге татарстанлыларның зур өлеше авыл җирләрендә яшәүчеләр. Тагын шунысы кызыклы, Россия буенча, шул исәптән Татарстанда да, олы яшьтәгеләрнең төп өлешен хатын-кызлар тәшкил итә. Бу хатын-кызларның илдә уртача гомер озынлыгы ирләрнекенә караганда югарырак булуга бәйле. Бу мәгълүматларны бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов яңгыратты. Брифингта күтәрелгән төп тема республикада Өлкәннәр ункөнлегенә багышлап узыдырыла торган чараларга бәйле иде.

Агымдагы елның сентябрендә ТР Министрлар Кабинетының “Татарстанда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар уздыру турында”гы боерыгы дөнья күрде. Аның нигезендә, бу эшләрне оештыру һәм үткәрүдә һәр министрлык-ведомство, муниципаль берәмлеккә җаваплылык йөкләнә. Ә министрлык-ведомстволар эшчәнлеген координацияләү үзәге ролен ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы башкара. Аларның һәрберсенең үз чаралар планы кабул ителгән. Муниципаль берәмлекләрдә исә быел да социаль акцияләргә төп урын биреләчәк.

Азат Габделәхәтов билгеләп узганча, шәһәр-районнарда Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан әлеге категория өчен хакимият башлыгы белән очрашулар, чәй мәҗлесләре, хәйрия концертлары, спектакльләр, алар өчен социаль-тернәкләндерү бүлекләрендә бер-ике көнлек дәвалау курслары оештыру, түбән бәяләрдән махсус авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыру, аз тәэмин ителгән әби-бабайларга түләүсез һәм ташламалы көнкүреш хезмәтләре (мунча, чәчтараш һ.б.) күрсәтү каралган. Һәр шәһәр-район бер-берсен кабатламый торган махсус социаль акцияләр оештыра. Мәсәлән, Аксубайда ул “Сәламәт бул, ветеран” акциясе булачак. Ул өлкән гражданнарга өйләренә йөреп медицина ярдәме күрсәтү, медицина экспетизасы узу өчен, караучысыз калганнарны интернат-йортларга урнаштыру буенча документлар әзерләүдә булышуны күздә тота. Актаныш районындагы үзенчәлекле акция озын гомерле өлкәннәрне котлау чараларыннан гыйбараәт. Алексеевски районы исә 1-10 октябрь көннәрендә “Өйдә җылылыкны сакла” дигән акция уздыра. Аның барышында социаль хезмәткәрләр карамагындагы өлкәннәргә ишек-тәрәзләрен җылытуда ярдәм итәчәкләр. Ә Буа районында 26 сентябрьдә “Һәркемгә- җылы йорт” акциясе башланып киткән. 5 октябрьгә кадәр аның барышында чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган картларның торакларын кышка әзерләү, аларны азык-төлек белән тәэмин итү алып барылачак. . Балык Бистәсе районында исә 1 октябрьдә аз тәэмин ителгән һәм ялгыз карт-карчыклар өчен хәйрия ашы оештырыла, Чаллыда бу көннәрдә госпитальдә дәваланучы ветераннарны тәбрикләү акциясе каралган.
Казанда өлкән яшьтәге гражданнарга исәпләнгән хәйрия акцияләренең берсе 26 сентябрьдә Камал театры сәхнәсендә узды. Бу көнне Кече дәүләт академия театры “Правда –хорошо, а счастье-лучше” дигән спектакль тәкъдим итте. Әлеге хәйрия спектаклен Казан һәм республика районнарыннан 800 дән артык Бөек Ватан сугышы, тыл һәм хезмәт ветераны тамаша кылды. Казанда өлкәннәр ункөнлегенә рәсми старт исә 1 октябрьдә С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залындагы тантанада биреләчәк. 3 октябрьдә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Мәгариф һәм фән, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары белән берлектә башкаланың “Мега” сәүдә комплексы мәйданында өлкәннәр өчен ярминкә уздырырга җыена. Азат Габделәхәтов сүзләренә караганда, биредә һөнәри-техник училище, техникум һәм мәктәпләр дә үз продукциясе белән катнашачак. Әлеге чара шулай ук Дәүләти башлангыч һөнәри белем системасы төзелүгә 69 ел тулуга да багышлана.

“Бу акцияләрнең барысы да республикада яшәүче һәр өлкән граждан игътибарсыз калмасын өчен эшләнә. Алар кайда гына яшәмәсен, кайда гына эшләгән булмасын, аларга матди, психологик һәм мораль ярдәм күрсәтелергә тиеш”, - ди Азат Габделәхәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100