news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өлкән яшьтәге татарстанлылар компьютер гыйлеменә өйрәнәчәк

1 октябрьдән республикада шуны күздә тоткан хәйрия проекты старт ала

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 1 октябрьдән Татарстанда “Компьютер гыйлеменә өйрәтү” (“Компьютерный ликбез”) дигән республика хәйрия проекты старт ала. Бу башлангыч өлкән яшьтәге гражданнарга компьютерда, Интернет челтәрендә эшләү өчен белем һәм күнекмәләр бирүне күздә тота. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистларга хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов җиткерде.

Өлкәннәр ункөнлегенә туры китереп оештырыла торган әлеге чара “Россия пенсионерлары берлеге” иҗтимагый оешмасының ТР бүлеге инициативасы белән уздырыла. Нәкъ менә алар ТР Президенты каршындагы Хәйрия советына өлкән гражданнар өчен компьютер курслары оештыру тәкъдимен керткән. Азат Габделәхәтов сүзләренә караганда, әби-бабайларны компьютер серләренә өйрәтү шәһәр-район җирләрендә генә түгел, авылларда да оештырылачак. Аның аңлатуынча, бүген республика мәктәпләре компьютер сыйныфлары белән җиһазландырылган, моның өчен проблемалар юк. Курслар 35 һәм аннан күбрәк сәгатькә исәпләнгән. Өлкәннәр өчен уку елы, шул рәвешле, беренче октябрьдә башланып, майга кадәр дәвам итәргә тиеш. Дәресләрне мәктәпләрнең информатика укытучылары, бу предметны әйбәт белүче 10-11 сыйныф укучылары да алып бара ала. Министр урынбасары аңлатуынча, дәресләр алып бару соңгыларының үзләренә дә белемнәрен камиллләштерергә ярдәм итәчәк. Курсларга язылырга теләүче өлкән гражданнар теркәлү урыны буенча ветераннар комитетларына гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш була.

Азат Габделәхәтов белдерүенчә, заман техникасы белән эш итәргә өйрәнгән өлкәннәр терминаллар ярдәмендә коммуналь, элемтә хезмәтләре һ.б. өчен үзләре мөстәкыйль түләүләрне башкарырга да сәләтле булачак. Икенчедән, компьютер гыйлеме әле эш көчендә булган пенсионерларны өстәмә эш хакы белән тәэмин итәргә дә булыша. Пенсионерларга тәкъдим ителә торган иҗтимагый эшләр арасында төрле документларның электрон каталогын әзерләү кебек өйгә алып башкара торган эшләр дә бар. Компьютер гыйлемен үзләштергән өлкән гражданнар бу эшне инде рәхәтләнеп башкара, шул рәвешле матди хәлен дә яхшырта алачак.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген республикада 1 млн. артык пенсионер яшәсә, шуларның 284 меңе хезмәт итүен дәвам итә. Быел эшләүче пенсионерлар саны, узган елга караганда, 9 процентка арткан. Агымдагы елның 6 аенда мәшгульлек үзәкләренә 4 138 пенсионер эш сорап мөрәҗәгать иткән, шуларның 1381 е эшкә урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100