Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Өлкән яшьтәге кешеләр сайлау участокларында грипптан прививка ясата ала
Вакцинаны мәктәпләрдәге сайлау участокларында ясатырга була.
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Сайлау участогына өлкән кешеләр өчен гриппка каршы вакцина ясату каралган. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина бердәм матбугат үзәгендә сөйләде.
«Сайлау участокларында олы яшьтәге кешеләр өчен гриппка каршы вакцинация үткәрү каралган. Ул бик эффектив, мөһим һәм популяр чара. Сайлау участоклары, нигездә мәктәпләрдә урнашкан, анда медицина ярдәмен күрсәтү өчен бүлмәләр бар. Ул бик җайлы, алдан язылып, поликлиникага йөрү кирәкми. Ул халыкка да ошый», — дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз