news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өлкән яшьтәге казанлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында шундый мөмкинлек каралган

 (Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). 29 сентябрьдә 10.00 сәгатьтән алып 12.00 сәгатькә кадәр, 1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне кысаларында, өлкән яшьтәге казанлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
Бушлай юридик ярдәм күрсәтү Халыклар дуслыгы йортында (Павлюхин урамы, 57 нче йорт, 1 нче бүлмә.) була.

Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге, ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР Адвокатлар палатасы, ТР Нотариаль палатасы белән берлектә, ТР Юстицияләр министрлыгы тарафыннан оештырылачак әлеге чара 2012 елның “Татарстан Республикасы гражданнарына бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында”гы 73 нче ТР Законы нигезендә башкарыла, дип хәбәр итә "Татмедиа” агентлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100