Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Өлкән буын» проекты буенча олыларны тәрбияләү системасына быел алты район кушылачак
Әлмәт, Яшел Үзән, Зәй, Түбән Кама районнарында, Казан, Яр Чаллыда «Сиделка» хезмәте кертелгән.
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Өлкән буын» федераль проекты буенча, олыларны тәрбияләү системасына быел Татарстанның алты районы кушылачак. Бу хакта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.
2018 елдан Россиянең алты төбәгендә өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны тәрбияләү системасы гамәлгә кертелде.
2019 елдан «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында, үзен-үзе карый алмаучыларны кайгырту эшенә Татарстан кушылган. Былтыр шушы система Арча, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнарында, Яр Чаллы шәһәрендә төзелгән. Быел шушы проектка Әлмәт, Алабуга, Саба, Спас, Тукай, Чистай районнары кушылачак.
Узган елда республикада 1638 кеше шушы тәрбия белән тәэмин ителгән. Быел 2543 кешене карап тәрбияләү ниятләнә. «Тәрбия мәктәбе»ндә чит кеше кайгыртуына мохтаҗ кешеләрнең 234 туганы укытылган. Быел тагын 100 кешене укыту планлаштырыла.
Әлмәт, Яшел Үзән, Зәй, Түбән Кама районнарында, Казан, Яр Чаллыда «Сиделка» хезмәте кертелгән. Ярдәмгә мохтаҗ авыруларны, өлкәннәрне озак вакыт карап тәрбияләү системасы аларның туганнарының 60 процентына эшкә кайтырга, 40 процентына көненә 4 сәгать булса да ял итеп алу мөмкинлеге биргән.
«Өлкән буын» федераль проектының тагын бер чарасы — Яңа Чүриледә психоневрология интернатының торак корпусы төзелеше. Ул быел ачылыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз