news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Өлкә милли-мәдәни автономиясе оешты
Автономия рәисе итеп, эшкуар Миннәхмәт Халиуллов сайланды
Скопировать ссылку
(Казан, 2 ноябрь, “Татар–информ”, Гөлназ Шәйхи). 29 нчы октябрь көнне Самарада моңа кадәр өч шәһәрдә - Самара, Тольятти һәм Сызран шәһәрләрендә эшләп килгән татар милли мәдәни автономияләре берләшеп өлкә милли мәдәни автономиясен оештырдылар. Аның эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров та катнашты.
Самара шәһәренең үзәгендә урнашкан “Яктылык” татар мәктәбенең актлар залында узган бу конференция эшендә Самара, Тольятти, Сызран, Жигули шәһәреннән, өлкәнең Камышлы, Похвистнево районнарыннан милли оешма җитәкчеләре, активистлар, шулай ук, өлкә, шәһәр хакимиятеннән дә вәкилләр катнашты.
Самара шәһәре милли мәдәни автономиясе исеменнән чыгыш ясаган Рифкат Хуҗин туган тел, мәдәният, милли мәгариф мәсьәләләренә тукталды. Тольятти татарлары милли мәдәни мохтарияте рәисе Җәмил Вәлиуллин үз төбәкләрендә милли эшне җиде юнәлештә алып барулары турында сөйләде. Уңышлар, хәл ителәсе проблемалар турында әйтеп китте. Сызран шәһәре татар милли мәдәни автономиясе рәисе Илсур Гыйльманов халыкның татар телен өйрәнүгә ихласлыгын әйтте һәм Татарстан белән элемтә урнаштыру юллары белән таныштырды. Һәрчак ярдәм кулын сузучы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына рәхмәтен дә җиткерде. Бу конференциядә чыгыш ясаучылар күп булды. Алар арасында өлкәнең данлыклы Гали авылыннан килгән Расих Латыпов, Самара өлкәсе Диния Назәрәте мөфтие Вазыйзь хәзрәт һәм башкалар. Һәркем милләтебезне, ана телебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, милли мәгарифебезне саклап калу, аны киләчәк буыннарга җиткерү өчен тырышырга кирәклеген ассызыкладылар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров үз чыгышында бүгенге милли тормыштагы вәзгыятькә тукталды. Самара өлкәсе татарлары тарафыннан башкарылган эшләргә бәя бирде, милләтне саклау һәм күтәрү юлларын барлады.
Конференциядә өлкә татар милли мәдәни автономиясенең уставын да карадылар. Тәкъдимнәр дә кертелде. Бу җыенда автономиянең 15 кешедән торган Башкарма комитеты, ревизия комиссиясе дә сайланды. Автономия рәисе итеп, эшкуар Миннәхмәт Халиуллов сайланды. Ул үз чыгышын: “ Максатыбыз – ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләребезне саклап калу, телебезне саклау. Бердәм булыйк, тату яшик!” – дип төгәлләде. Конференция “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2