Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Өлкә депутаты диннәр белән дуслыгын ныгыта
Өлкә депутаты диннәр белән дуслыгын ныгыта
(Төмән, 28 август, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсе Думасы вице-спикеры Геннадий Корепанов парламентта милли мәсьәләләр һәм конфессияләр белән эшләү юнәлешенә җаваплы депутат. Бу эш өчен аның әзерлеге һәм тәҗрибәсе дә электән үк бар иде. Ул демократик үзгәртеп кору елларының башында ук өлкә хакимиятенең милләтләр эше комитетын оештырып, аның эшен уңышлы башлап җибәргән җитәкчеләрнең берсе булды.
Дин эшләре кураторы буларак, ул агымдагы елны Рухилылык, Мәдәният һәм Сәнгать елы итеп игълан итте. Бу идея нигезендә төзелгән программасын гамәлгә ашыру максаты белән ул христиан һәм ислам диннәре әһелләре белән очрашулар үткәреп, программа планына кертелгән 50 ләп чара тәкъдим итте. Алар арасында Славян йөреше, мәрхәмәтлеләр бригадалары, дини фестивальләр һәм төрле акцияләр, гыйбадәтләр, дин темасына шигырьләр, рәсемнәр конкурслары һәм башка төрле чаралар да бар. Һәр проектка Геннадий Семенович депутат фондыннан берәр миллион акча билгеләгән.
Г.С.Корепановның проектын Тубыл-Төмән архиепискобы Димитрий атакай хуплап кабул итте һәм аның турында Себергә тагын сәяхәткә чыгарга җыенган Россия патриархы Алексий II гә хәбәр итәчәген белдерде. Ул шулай ук көзен семинаристлар хоры белән бергәләп депутат проектын тәкъдим итү максаты белән Г.Корепанов сайланган Ханты-Манси автономияле округның Конда районы приходларында булып кайтуны тәкъдим итте.
Г.С.Корепанов үз проектында ислам дине әһелләрен дә читләтеп үтмәде. Ул Уфада Россиянең Үзәк мөселманар Диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгать Таҗетдин белән очрашу үткәреп, бергәләп Рухилылык елын үткәрү турында сөйләште. Программага Үзәк Диния нәзарәте канаты астында салынып торган Җәмигъ мәчетен изгеләндерү чаралары да кертелгән.
Тик бу изге теләкләрдән торган проектның бер канаты сынык кебек күренде. Г.С.Корепанов шушы җитди проекты турында өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин белән очрашып сөйләшмәгән дә икән. Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте Шурасы әгъзалары фикеренчә, өлкә парламенты вице-спикерының ислам Диния нәзарәтләренә тигез мөнәсәбәттә булмавы дини оешмалар арасындагы багланышларны сәламәтләндерүгә, ныгытуга хезмәт итми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз