Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Өлкә башлыгы Сергей Морозов Иске Майна районы авыллары белән танышып чыкты
Өлкә башлыгы Сергей Морозов Иске Майна районы авыллары белән танышып чыкты
(Ульяновски, 11 апрель, “Татар-информ”, Айрат Ибраһим). Ульяновски өлкәсе башлыгы Сергей Морозов Иске Майна районына сәяхәтен Татарское Урайкино (Иске Кызылсу) авылыннан башлады. Өлкә җитәкчесе әйтүенчә, хакимият якын киләчәктә Иске Майна районын инвесторларда кызыксыну тудырырлык итеп үзгәртеп корачак. Моның өчен табигый ресурслар, хезмәт сөючән халык һәм тиешле дәрәҗәдә җитештерү базасы да бар. Район белән танышуның Иске Кызылсудан башлануы да очраклы түгел: биредә яңа территориаль бүленеш буенча авыл советының үзәге булачак.
Кайчандыр авылда 3,5 мең кеше яшәгән, ә хәзер нибары 650 генә. Узган елда биш гаилә барлыкка килгән иде, ике сабый туган. 600 укучыга исәпләнгән мәктәп бинасында нибары 75 бала укый. Ике катлы Мәдәният йорты 10 ел инде ремонт күрмәгән, кышларын җылытылмый да. Яз башында авылны су баса, моңа Куйбышев сусаклагычының тәэсире бик зур. Суүткәргеч торбалар да череп беткән – ремонт кирәк, автомобиль юллары да төзекләндерүне таләп итә.
Авыл халкы байтак аһ-зарларын җитәкчеләргә җиткерде. Аларның җаваплары авылның яшәячәгенә күпмедер дәрәҗәдә өмет тә уятты. Җирләрне киптерү эше, канаулар казу киләчәктә дә дәвам итәчәк. Суүткәргеч линиясен ремонтлау максатында өлкә бюджетыннан 190 мең сум акча бүлеп биреләчәк. Капиталь ремонтны 2006 елга кадәр көтәргә кирәк, бу 4,5 миллион акча таләп итә. Ә клубның эшен җайлаштыру өчен кече котельныйны файдалануга тапшырырга кирәк. Шуңа күрә бу эшне якын арада башкарып чыгарга кирәк, диде Сергей Морозов.
Авыл халкын җитештерелгән тауар бәясенең көлке дәрәҗәдә арзан булуы аеруча борчый. Эшнең кызыгы да бетә, ди халык. Губернатор өлкә бюджетыннан финанс ярдәме вәгъдә итте. Ә яшьләргә килгәндә, аларны авылга кайтару өчен җентекләп уйланылган инвестиция проекты әзерләргә кирәк, диде өлкә башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз