Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лизингка товар алганда өр-яңаны гына түгел, кулланылышта булганын да сатып алырга мөмкин
Чөнки кече бизнес субъектлары, әйтик, кредит, салымнар каплау буенча яки заказлар булмаганга хәле начарланганнары алардан арынырга тырыша
(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). «КМБ БАНК»ының лизинг бирүдә «КМБ Лизинг» компаниясе эшли. Урта һәм кече бизнеска ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән хезмәтләрдән лизингка автотранспорт, махсус техника, җиһазлар сатып алу мөмкинлекләре тәкъдим ителә. Клиентка бизнес эшчәнлеге алып баруда кимендә 6 айлык тәҗрибәсе, финанс анализлар ясалганда таләпләр үтәлү, экспресс-автолизинг буенча исәп-хисап ясау шарты куела. Клиент лизингка товар алганда өр-яңаны гына түгел, шулай ук кулланылышта булганын да сатып алырга мөмкин, чөнки кече бизнес субъектлары, әйтик, кредит, салымнар каплау буенча яки заказлар булмаганга хәле начарланганнары транспорт, махсус техника, җиһазлардан арынырга тырыша, кызыклы гына тәкъдимнәр бар. «Клиент исә үзенә кирәклесен лизинг буенча сатып алырга мөмкин. Аларның кыйммәтләнүе елына 10,87 процент туры килә, 20 проценттан башлап аванс бирелә. Лизинг клиентны салымнар буенча мәшәкатьләрдән азат итә, НДСны взнослары белән кайтару, керемгә салым һ.б. буенча кызыктырырлык тәкъдимнәр гамәлдә. Әйтер идем, лизинг аерым очракларда кредитка караганда да отышлырак хәтта, кредит буенча алынганга караганда, таләпләр дә йомшаграк», - дип шәрехләде бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Кече һәм урта бизнес: Татарстанда банклар белән үзара мөнәсәбәтләр ни рәвешле оештырыла» темасына үткәрелгән «түгәрәк өстәл» утырышында «Интеза Санпаоло» группасы банкы «КМБ БАНК» ЯАҖ Түбән Новгород филиалының «Казан шәһәренең Островский урамы, 87 йорттагы бүлеге» идарәчесе Илшат Бикмөхәммәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз