news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Лизинг-грант” нигезендә быел эшмәкәрләр Германиядә эшләнгән заманча линияләр алачак
Шуны күздә тотып грант күләме дә артачак
Скопировать ссылку
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Үз эшен башлап кына җибәргән кече һәм урта эшмәкәрләргә икътисади кризис чорында ярдәм чарасы буларак, узган елның апрелендә Татарстанда масштаблы “Лизинг-грант” программасы эшли башлаган иде.ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты тарафыннан эшләнгән программа республиканың барлык шәһәр-районын колачлый. Хөкүмәт грантына дәгъва итүчеләр исемлеген һәр муниципалитет үз ихтыяҗларыннан чыгып төзи. Бу акчаларга дәгъва итү өчен кече һәм урта эшмәкәрләрнең 2008 елның 1 июненнән дә иртәрәк теркәлү узмаган булуы, аларның Татарстан территориясендә теркәлүе, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга бурычлары булмавы шарт. Эшен башлап җибәрүче эшмәкәрләр Хөкүмәт грантын җиһаз өчен лизинг түләүләре рәвешендә ала. Аның суммасы, эшмәкәр өчен кирәкле җиһазның бәясенә бәйле рәвештә 100 мең, 300 мең яки 1 млн. сум тәшкил итә.
2009 елда 4 этапта уздырылган конкурс йомгакларына караганда, анда 1700 дән артык кече һәм урта эшмәкәр катнашуы билгеле. Нәтиҗәдә, 768 кече һәм урта бизнес субъекты грантлар алуга ирешкән. Алар, үз чиратында, 4000 нән артык эш урыны булдырырга ярдәм иткән. ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитетыннан хәбәр итүләренчә, нәтиҗәлелеген күрсәтергә өлгергән “Лизинг-грант” программасы аеруча район җирләрендә үз эшен башлап җибәрүче эшмәкәрләр арасында зур сорау таба икән.
Быел әлеге программа нигезендә республика эшмәкәрләрен сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча Германиядә эшләнгән заманча линияләр белән тәэмин итү нияте бар. Шуны күздә тотып быел грант күләме дә артачак. Чит илдә җитештерелгән бу линияләрне финанслауга KfW банклар төркеме акчаларын да җәлеп итәргә уйлыйлар.
Республикада эшмәкәрлекне үстерү белән бәйле планнар бүген ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитетының коллегия утырышында да яңгыраячак. Анда шулай ук 2009 елга нәтиҗәләр ясалачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2