news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ливиядә су басу аркасында 11 меңнән артык кеше һәлак булган

Ливиянең көнчыгышындагы су басу 11 меңнән артык кешенең гомерен өзгән. Бу хакта Al-arabiya телеканалы Ливиянең Кызыл Ярымай җәмгыятенә сылтама белән хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Ливиянең төньяк-көнчыгышында табигый бәла-каза нәтиҗәсендә һәлак булганнар саны 11 меңнән артып киткән, хәбәрсез югалганнар саны әлегә кадәр 20 меңгә якын исәпләнә.

Ливиянең Милли метеорология үзәге мәгълүматларына караганда, зурлыгы буенча илдә дүртенче урында торучы Байде шәһәрендә якшәмбедән дүшәмбегә кадәр тәүлек эчендә рекордлы күләмдә — 414,1 мм явым-төшем теркәлгән. Иң зур зыянны ак вилла һәм пальмалары белән данлыклы Дерна шәһәре күргән, чөнки шәһәр Вади Дерна үзәнлегенең ахырында урнашкан. Түбән урнашу һәм рекордлы эссе җәй аркасында ярылып беткән коры туфрак аны су басуга бик тиз бирешүчән хәлгә китергән.

Шәһәрдәге ике дамба, диварлары янында җыелган суның зур басымына түзә алмыйча җимерелеп, юлларында очраган бар нәрсәне юып төшерә.

БМОның Халыкара миграция оешмасы мәгълүматларына караганда, кимендә 30 мең кеше Дернадагы йортларын ташлап китәргә мәҗбүр була, ә тагын берничә мең кеше башка көнчыгыш шәһәрләрендәге йортларын калдырып китә.

БМОның Бөтендөнья метеорология оешмасы исә, әгәр дә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм идарә итү системалары тиешенчә эшләсә, күп корбаннарны булдырмый калып булыр иде, дип раслый. Әгәр яхшырак координация булса, халыкны вакытында эвакуацияләргә мөмкин булыр иде, дип белдерә Оешманың генераль секретаре Петтери Таалас.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100