Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ливиядә каты бәрелешләр башланды
Ливия башкаласының төрле районнарында каты бәрелешләр башланды, атыш ишетелә. Бу хакта Al Mayadeen хәбәр итә.
Al Awsat хәбәр итүенчә, Трипольдә Гарәп Республикасы Президент Советы каршындагы Куркынычсызлык Хезмәте җитәкчесе Абдель Гани аль-Киклины үтергәннәр.
Ливия башкаласында бәрелешләр аркасында Митига аэропорты эшен туктатты. Илнең эчке эшләр министрлыгы гражданнарны кискен ихтыяҗ булмаса, үз йортларын ташлап китмәскә чакырды.
Хәзерге вакытта Ливиядә ике хакимлек күзәтелә: Гарәп Республикасында бер-берсенең хакимиятен танымаган ике хөкүмәт эшли. Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан танылган беренчесе Триполи һәм аның тирә-ягын контрольдә тота. Аңа Ливия вәкилләре палатасы тарафыннан формалаштырылган хөкүмәт каршы тора, ул Бенгазида нигезләнә һәм илнең көнчыгыш өлешен контрольдә тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз