news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ливиядән эвакуацияләнгән нефтьчеләр Татарстанга кайта

Алдан алынган мәгълүматлар буенча, республикага 63 нефтьче гаиләсе белән әйләнеп кайтачак

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”). Ливиядән эвакуацияләнгән нефтьчеләр - Ватанда. Бүген “Ил-76” очкычы Ливия аэропортыннан Мәскәү вакыты белән 6.10 сәгатьтә аларны Мәскәүгә кайтарган иде. 12.30 сәгатьтә “Як-42” очкычы Мәскәүнең “Домодедово” аэропортыннан “Бигеш”кә юл алыр дип көтелә. Алдан алынган мәгълүматлар буенча, республикага 63 нефтьче үзенең гаиләсе белән әйләнеп кайтачак. Аннары күпчелек белгечне - Әлмәт, Бөгелмә һәм Түбән Камадан Ливиягә барып эшләгәннәрне шушы аэропортта төшереп, калган 13 нефтьчене шушы очкыч Казанга кайтара, дип хәбәр итә ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы оператив штабы. Штабта кайнар линия” телефоны эшли: (843)292-64-09.


ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Илгә кайткан татарстанлылар исемлеген китерә:

Хәбибулин Наил Рафисович (Казан)
Сафиуллин Альберт Таһирович (Әлмәт)
Сафиуллина Фәридә (Әлмәт)
Сафиуллина Алинә (Әлмәт)
Сафиуллин Тимур (Әлмәт)
Вәлиев Рөстәм Римович (Әлмәт)
Вәлиева Регина (Әлмәт)
Ганиев Руслан Алмазович (Әлмәт)
Ганиева Миләүшә (Әлмәт)
Ганиев Кәрим (Әлмәт)
Ганиева Ясминә (Әлмәт)
Сафин Марат Фәритович (Казан)
Сафина Альмира (Казан)
Сафин Айдар (Казан)
Җаббаров Рафаэль Хәмитович (Әлмәт)
Бибарсов Тимур Шамилевич (Әлмәт)
Бибарсова Флюра (Әлмәт)
Бибарсов Булат (Әлмәт)
Бибарсов Ирек (Әлмәт)
Вәлиев Дамир Таһирович (Казан)
Гыйләҗев Тимур Рөстәмович (Казан)
Кирдин Дмитрий Александрович (Әлмәт)
Кирдина Роза Шамилевна (Әлмәт)
Кирдин Матвей (Әлмәт)
Газизуллин Илнур Илдусович (Әлмәт)
Газизуллина Мария (Әлмәт)
Куприянов Андрей Александрович (Казан)
Куприянова Мария (Казан)
Шайдуллин Илдар Илгизович (Казан)
Кәримова Ф. (Казан)
Украинская Ольга (Бөгелмә)
Украинский Андрей (Бөгелмә)
Украинская Софья (Бөгелмә)
Кирьянова Ольга Владимировна (Бөгелмә)
Кирьянов Кирилл (Бөгелмә)
Наумова Венера (Бөгелмә)
Наумов Вячеслав (Бөгелмә)
Дёмин Ю. А. (Бөгелмә)
Акбаров Р.М. (Бөгелмә)
Сычев Ю.Г. (Бөгелмә)
Кирьянов Алексей Михайлович (Бөгелмә)
Зимин Лев Александрович (Бөгелмә)
Украинский Петр Васильевич (Бөгелмә)
Галимов О.М. (Бөгелмә)
Халиулин А.Р. (Бөгелмә)
Наумов Юрий Николаевич (Бөгелмә)
Сурков Александр Геннадьевич (Бөгелмә)
Голованов В.А. (Бөгелмә)
Семкичев С.И. (Бөгелмә)
Галлев А.А. (Бөгелмә)
Куликов М.А. (Бөгелмә)
Каһарманов С.Н. (Бөгелмә)
Кархалев О. Н. (Казан)
Мөхәммәтҗанов Р.Ф. (Бөгелмә)
Әсәдуллин А.А. (Бөгелмә)
Дәүләтшин М.М. (Бөгелмә)
Хәйруллин Р.С. (Бөгелмә)
Абрамов А.И. (Бөгелмә)
Бурдин А.Н. (Бөгелмә)
Габбазов И.Г. (Түбән Кама)
Гумиров М.М. (Бөгелмә)
Идиятов Д. А. (Бөгелмә)
Мәүлетов А.А. (Бөгелмә)
Семенов Р.Н. (Бөгелмә)
Сергеев А.Ф. (Казан)
Чепурин Г. (Бөгелмә)
Журавлев В.В. (Бөгелмә)
Ибраһимов А. (Татарстан)
Руднев В.Д. (Татарстан).
Ливиядән китәргә теләгән пассажирлар арасында тумышы белән Татарстаннан булган Гүзәл Әл-Рифай да бар: ул ике баласы белән кайта.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot