news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ливанда вакытны күчерү турындагы бәхәс аркасында ике сәгать поясы гамәлдә

Ливан Премьер-министры вазифасын вакытлыча башкаручы Наджиб Микати узган пәнҗешәмбе көнне бер айдан - 20 апрельдә вакытны бер сәгатькә алга күчерергә карар итте. Гадәттә илдә бу мартның соңгы ялларында була. Мондый карарның сәбәпләре аталмаса да, бу мөселманнар арасында җиңү буларак кабул ителде. Вакытны күчерүне кичектерү сәбәпле изге Рамазан аенда ураза тотучылар өчен ифтар вакыты бер сәгатькә иртәрәк, якынча кичке алтыда булачак. Бу хакта «Reuters»ка сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

Әмма Ливанның маронит католик чиркәве шимбә көнне бу карарга буйсынмаячагын белдерде. Вәкилләр сүзләренчә, алар белән бернинди консультацияләр үткәрмәгәннәр һәм халыкара стандартларны исәпкә алмаганнар. Нәтиҗәдә, маронит чиркәве вакытны шимбә кичендә алга күчерде. Башка христиан оешмалары, партияләр һәм мәктәпләр шундый ук планнары турында игълан итте.

Җәйгә вакытка күчү мәсьәләсе Ливанның сәяси һәм дини хакимиятләре арасында каршылыкларны катлауландырды. Искәртик, 1975-90 елларда илдә христиан һәм мөселман фракцияләре арасында гражданнар сугышы булды, ә парламенттагы урыннар дини билге буенча бүленә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100