Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ливан журналисты Мәссаләм Шәйду: БРИКС – ул дөньяны яхшырак итү өчен ясалган беренче адым
«Әл-Маядин» Ливан телекомпаниясенең Мәскәүдә урнашкан офисы директоры Мәссаләм Шәйду БРИКС саммиты уңаеннан «КазанЭкспо»да оештырылган матбугат үзәгендә БРИКСның роле һәм саммиттан нинди нәтиҗәләр көтүе турында сөйләде.
«БРИКСтан бөтен дөнья ярдәм кулы, коткарылу көтә, чөнки бер поляр дөнья үзен бик начар яктан, бөтен җирдә сугышлар башларга әзерлеген күрсәтте. Без моны үз өстебездә тойдык: Ливанда Израильнең тыныч халыкны бомбага тотуын, кешеләрне үтерүен, инфраструктураларны һәм йортларны җимерүен күрдек», – ди ул.
Журналист Газада һәм Украинада баручы вакыйгаларны да искә алды. «Газада да бер ел инде тыныч халыкны: хатын-кызларны, малайларны һәм карт кешеләрне үтерәләр. Террорчылык оешмалары, Украина һәм Израиль кебек илләр корал белән тәэмин ителеп тора, шуңа күрә билгеле бер илләр кешеләрне үтерәләр һәм дөньяны үзләренчә төзергә телиләр», – дип, дәвам итте ул.
Мәссаләм Шәйду билгеләгәнчә, БРИКСның үз эчендә дә каршылыклар булырга мөмкин, әмма әлеге илләр берлеге –ул дөньяны яхшырак якка үзгәртү өчен ясалган адым. «Дөнья күп поляр, гадел булырга һәм суверен дәүләтләрдән торырга тиеш. Әлбәттә, БРИКС эчендә бик күп каршылыклар бар: төрле илләр, төрле фикерләр. Шуңа да карамастан, БРИКС – ул дөньяны яхшырак итү өчен ясалган беренче адым», – дип, төгәлләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз