Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ливан журналисты: Кавказлыларга охшаган дип уйладык, ләкин татарлар бик тыныч халык икән
«Әл-Маядин» Ливан телекомпаниясенең Мәскәүдә урнашкан офисы директоры Мәссаләм Шәйду БРИКС саммиты уңаеннан «КазанЭкспо»да оештырылган матбугат үзәгендә татарлар турында булган фикерләре белән бүлеште.
«Татарлар – бик кунакчыл, игелекле һәм тыныч халык. Без озак вакыт дәвамында аларны кавказлыларга охшаган дип уйладык, ләкин Казанда бик тыныч кешеләр яши булып чыкты», – ди ул.
Ливан журналистының Казанга беренче тапкыр гына килүе түгел, моңа кадәр аңа ике тапкыр Татарстанның башкаласында булырга туры килә.
«Казанда мин инде өченче тапкыр. Беренче тапкыр 1985 елда, студент чакта килгән идек, аннан соң 6 ай элек конференциягә икенче тапкыр килдем. Һәм менә бу минем Татарстан Республикасы башкаласына өченче килүем. Шәһәр бик зур үзгәрешләр кичергән: хәзер шундый матур, уңайлы һәм каралган. Бигрәк тә миңа сезнең урамнарда шундый матур чәчәкләр үсүе ошый», – дип, сөйләде ул шәһәр турында булган фикерләрен.
Мәссаләм Шәйду Казан Кирмәнендә булуын да әйтте. «Без шулай ук Казан Кирмәнендә дә булдык, әмма чиркәү белән мәчетнең янәшә урнашуы башкаларны гаҗәпләндергән кебек безне гаҗәпләндермәде, чөнки Ливанда да алар бер урында урнашкан», – диде ул.
Чит ил журналисты татар халкының милли ашлары турында да әйтмичә калмады. «Әлбәттә, безгә сезнең милли ашларыгыз бик ошады: токмачлы аш, чәкчәк. Ливанга хезмәттәшләремә җибәрү өчен, мин хәзер бик күп тәм-томнар сатып алырга җыенам. Ә өчпочмакны кызым сатып алырга сорады, ул хәтта аларның фотоларын да җибәрде. Бүген сатып алгач, ашап та карарга исәплим», – дип, сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз