news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ливадия" шифаханәсе баш табибы Татарстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы булды

Бу урынга барлыгы 4 кандидат тәкъдим ителгән иде.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Ливадия» шифаханәсе баш табибы республиканың Иҗтимагый палатасы әгъзасы булды. Дәүләт Советының 41нче утырышында депутатларның күпчелеге Фәрит Галимуллин өчен тавыш бирде.

Иҗтимагый палатага керү өчен 4 кандидат дәгъва иткән. «ТР җәмәгать эшлеклекләре берлеге» иҗтимагый оешмасы президиумы рәисе Александр Даренков, «Базис-Инвест-Холдинг» идарәче компания директоры Андрей Герасимов, «Интеграция» инвалидлар иҗтимагый төбәк оешмасының социаль проектлар җитәкчесе Павел Кочкарев арасыннан Фәрид Галимуллин билгеләп куелды. Аның өчен 74 кеше тавыш бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100