news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Литваның Висагинас шәһәрендә 23 нче мәртәбә Сабан туе узачак

2018 елда Сабан туе Литваның Матди булмаган мәдәни мирасы җыентыгына кертелә.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Литва Республикасы Парламенты 2021 елны литва татарлары тарихы һәм мәдәнияте дип игълан итте.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, 1997 елдан башлап Висагинас татар оешмасы уздыра торган Сабан туе Литвада традицион мәдәни чара булып тора. Бу бәйрәм 2018 елда Литваның Матди булмаган мәдәни мирасы җыентыгына кертелә.

Висагинаста Сабан туе 23 нче тапкыр, 10 июльдә, 12:00–18:00 сәгатьләрдә узачак.

Һөнәрчелек остаханәләрендә татар бизәкләре төшерелгән традицион сувенирлар әзерләргә мөмкин булачак.

Шулай ук фольклор уеннар, бәйгеләр, татар милли ризыклары турында презентация, «Висагинас татарларының тормышы» дигән фотокүргәзмә дә була.

Бәйрәмдә Висагинасның сәнгать коллективлары, солистлары, Литваның башка төбәкләреннән, Европадан татарлар, шулай Татарстан артистлары катнашачак.

Бәйрәм шәһәр стадионында була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100