Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Литвадагы III Халыкара Балтыйк буе Сабантуенда Татарстаннан да вәкилләр катнашачак
Литвадагы III Халыкара Балтыйк буе Сабантуенда Татарстаннан да вәкилләр катнашачак
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). 9 июнь көнне Литваның Клайпеда шәһәрендә, ягъни Балтыйк диңгезе ярындагы Гируляй җирлегендә III Халыкара Балтыйк буе Сабантуе узачак.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илдәге татарлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гайнетдиновның “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерүенчә, әлеге бәйрәмдә Балтыйк буе илләреннән тыш, Белоруссия, Россия, Алмания һәм Польшадан да милләттәшләребезнең катнашуы көтелә.
Клайпеда шәһәренең “Нур” һәм Литва татарлары җәмгыятьләре оештырган быелгы бәйрәм Россия көне һәм татарларның Литвага килеп урнашуына 610 еллыкка багышлана.
Сабантуйга Татарстаннан да кунаклар барачак. Аерым алганда, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илдәге татарлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гайнетдинов, татар конгрессының Бөтенроссия көрәш федерациясе бүлеге җитәкчесе Илгиз Мәҗитов, шулай ук Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор ансамбле катнашачак.
Әйтергә кирәк, Сабантуй кысаларында Илгиз Минһаҗев көрәш буенча семинар да уздыра. Ә Айдар Фәйзрахманов ансамбле исә 10 нчы июньдә Вильнюстагы Россия көнендә чыгыш ясый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз