news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Литвада татарларны яхшы беләләр

Петербургта яңадан Ауропага тәрәзә ачылды

(Санкт-Петербург, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Узган ял көннәрендә төньяк башкалада төп вакыйга - Ауропа көне булды. Бу көнне петербурглылар һәм шәһәр кунаклары чарада катнашкан илләр хакында күп яңалык белде, конкурсларда катнашты. Финляндия институтына килүчеләр фин телен өйрәнү буенча тәүге дәрес алды, викторина сорауларына җавап бирде.Туристларны яңа маршрутлар белән таныштырдылар. Литвалылар программасы киң катлам аудиториягә исәпләнгән иде. Зур экранда көн буе илнең матур җирләре, документаль фильмнар күрсәтелде. Литва Республикасының Санкт-Петербургтагы генераль консулы Ричардас Дегутис Казан хакында сүз чыккач, бөтенләй ачылып китте, сорауларга ихлас җавап бирде. Бездә татар авыллары бар, анда уңган, хезмәтсөяр кешеләр яши, ә инде бәлешләре телеңне йотарлык тәмле, диде. Бельгия һәм Германия илчелекләренә кеше аеруча күп килде. Сәбәбе гади, беренчесендә шоколад һәм торт, икенчесендә колбаса һәм сыра белән сыйладылар. Моннан тыш Швеция, Голландия, Кипр һәм Испания вәкилләре кунакларны үз илләре белән таныштырды, буклетлар бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100