Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Литвада “Европа татарларының берләшүе” темасына утырыш узды
Казаннан килгән делегацияне Россиянең Литваданы генераль консулы Анатолий Коротков кабул итте
(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). 21-22 апрель көннәрендә Литваның Клайпеда шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (БТК БК) бюросының “Европа татарларының берләшүе” дигән темага күчмә утырышы узды. Әлеге утырыш Клайпедадагы “Нур” татар җәмгыяте белән берлектә оештырылды.
Утырышны БТК БК рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин алып барды. Аның эшендә Казаннан бюро әгъзалары Рамис Сафин, Ислам Әхмәтҗанов, Дамир Исхаков, Фәрит Уразаев, шулай ук БТК БКның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева катнашты. Бу чарада Литваның Клайпеда шәһәреннән Флюр Шәрипов, Кырык татар авылыннан Фатима Буиновска, Немежистан Таир Кузнецовас, Вильнюстан Ионас Александравичюс, Латвиядән Ринат Ахунов, Алсу Малнице, Польшадан Фәридә ханым, Эстониядән Илзия Әхмәт, Фәүзия Хадиуллина, Бельгиядән Лилия Вәлиева, Калининград шәһәреннән Вензил Сәләхов һ.б. оешма җитәкчеләре һәм иҗтимагый оешма әгъзалары катнашты.
Европа татарлары берләшүенең максаты хакында Флюр Шәрипов нигезле чыгыш ясады, берләшүнең уңай якларын билгеләп үтте. Аның фикерләрен башкалар да хуплап, хәзерге заман өчен берләшүнең кирәклеген азсызыкладылар. Татар дөньясы һәм Европа илләрендәге татар җәмгыятьләренең икътисади яктан элемтәләре турында Фәрит Уразаев бәян итте. Халкыбызның тарихи ватаннары белән бәйләнеше, туган тел, милли йола, гореф-гадәтләребезне саклап калу турында Висагинасттагы татар милли иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Кәримова һәм Беларусьның “Чишмә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльвира Левшевич сөйләде. Бөтендөнья татар конгрессының V съезды алдыннан чит илләрдәге татар милли-мәдәни оешмаларның максатлары һәм бурычларына Ренат Вәлиуллин тукталды. Бюро утырышында Россиянең Литваданы генераль консулы Анатолий Коротков катнашты. Ул 600 елдан артык Литвада яшәүче татарның булдыклы, тырыш халык икәненә басым ясап сөйләде. Оештырылган чараларының милләтне саклап калуда зур роль уйнаганын, татарларның һәр эштә дә актив булуларын әйтеп узды. Фикер алышуда әлеге бюро әгъзалары, утырышка җыелышкан милләттәшләребез дә катнашты. Соңыннан резолюция кабул ителде.
Литвага җыелган татарлар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр дә салды.
Икенче көнне Казаннан килгән делегацияне Россиянең Литваданы генераль консулы Анатолий Коротков кабул итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз