news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Литва татарлары “Ак Барс” өчен җан атачак

Бүген Вильнюста “Ак Барс”-СКА матчы узачак

(Казан, 12 октябрь, “Татар- информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген “Ак Барс” үз бозыннан читтә чираттагы очрашуын уздыра. Бу юлы ул Россия территориясендә түгел, Литва башкаласы Вильнюста узачак. Казанлыларның көндәше- чемпионат лидерларының берсе булган Санкт-Петербургның СКА командасы. Бу очрашу төньяк башкалада узарга тиеш булса да, бу көнне биредәге боз сарайларының икесендә дә башка чаралар узганга, СКА клубы казанлыларны кабул итү өчен башка урын эзләргә мәҗбүр булган. Вильнюсның 8 мең тамашачыга исәпләнгән “Siemens Arena” сында узачак бу очрашу Мәскәү вакыты белән кичке 8 дә башлана. Хоккей сөючеләр бу уенның барышы белән туры эфирдан күзли алачак. “Спорт” каналы әлеге мавыктыргыч очрашуны трансляцияли.

Казан һәм Санкт-Петербург командалары ил чемпионатларында моңарчы 68 тапкыр очрашкан иде. Әлегә өстенлек Татарстан башкаласы ягында. Казан хоккейчылары исәбендә 38 җиңү булса, төньяк башкала командасы 22 уенда бәйрәм иткән. 8 очрашу уртак нәтиҗә белән тәмамланган. СКА ны “Ак Барс” өчен иң уңайсыз көндәшләрнең берсе дип атарга була. Узган сезонда Зиннәтулла Биләлетдинов дружинасы ике уенда да көндәшләренә оттырырга мәҗбүр булды.

Быелгы сезон башында СКА нәтиҗәле уен күрсәтә. 12 уенда 10 җиңү яулап, ул 31 очко белән турнир таблицасының икенче баскычында бара. Әлеге команда составында “Ак Барс”ның элеккеге 5 уенчысы Дмитрий Ячанов, Роберт Эш, Раймон Жиру, Петр Чаянек, Александр Королюк чыгыш ясый.

“Ак Барс”ның эшләре, киресенчә, шәптән түгел. Үз бозыннан читтә узучы чираттагы уеннар сериясендә әлегә команда бер генә очко да туплый алмады. Череповец белән Мытищида узган очрашулар казанлыларның җиңелүе белән тәмамланды. Шул рәвешле, 12 уен уздырып, нибары 15 очко җыйган “Ак Барс” 18 нче урында барырга мәҗбүр. “Северсталь” белән уенда җәрәхәт алган капитан Алексей Морозов “Атлант” белән уенда катнаша алмаган иде. “Спорт-экспресс” хәбәрләренә караганда, бүген капитанның уенда катнашу ихтималы зур. Казан клубы өчен тагын бер куанычлы хәбәр: Клайпеда, Висагинас, Вильнюс татарлары Татарстан флаглары белән “Ак Барс” ка көч биреп торырга киләчәк, дип хәбәр итә Tatarlar.ru сайты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100