news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Литва мөселман җәмгыяте рәисе Шамил Гомәров Балтыйк буе мөселманнары турында фильм төшерә

Шамил Гомәров үзенең тәүге фильмын Казан кинофестивалендә күрсәткән иде.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”) Литваның Клайпеда шәһәрендә “Иман” мөселман җәмгыяте рәисе Шамил Гомәров Балтыйк буе мөселманнары тормышы турында документаль фильм төшерә. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңа кадәр Шамил Гомәров тарихи вакыйгаларга нигезләнеп, Литва татар-мөселманнары турында төшергән үзенең беренче документаль фильмы белән быел Казанда XII Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашкан иде. Хәзер ул яңа фильм өстендә эш башлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot