Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Литва башкаласында Европа Сабан туе узачак
Татар театры артистлары, бию һәм фольклор коллективлар Европа Сабан туе кунакларын шатландырачак.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Бүген, 1 июльдә, Вильнюста, Вингис паркында, Сабан туе узачак. Татар милли бәйрәмен Европа шәһәрләрендә үткәрү матур традициягә әйләнде, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районының матбугат хезмәте.
Татар театры артистлары, бию һәм фольклор коллективлар ЕвроСабан туе кунакларын шатландырачак. Барлык теләүчеләрне татар милли ашлары белән сыйлаячаклар. «Осталар шәһәрендә» халык иҗаты күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Шулай ук чарада катнашучылар милли уеннарда үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен сынап карый алачак.
Мәйданда милли көрәш узачак. Концертта шулай ук Евросоюз һәм Татарстанның иҗади коллективлары һәм танылган артистлары катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз