Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«ЛитРес» сервисында татарча аудиокитапларны түләүсез тыңларга мөмкин
Сервиста татар телендә 40 аудиокитап тәкъдим ителә.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан китап нәшрияты яздырган 40 татар аудиокитабын бүгеннән «ЛитРес» сервисында түләүсез тыңларга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррир урынбасары Венера Шәмсетдинова әйтте.
«40 татар аудиокитабын „ЛитРес“ сервисында бушлай тыңлау мөмкинлеге булды. Якын арада китапханә аудиокитаплар белән тагын да тулыланачак. Бу — нәшриятның „ЛитРес“ сервисы белән хезмәттәшлегенең чираттагы этабы, моңа кадәр мәйданчыкта электрон китаплар урнаштырылган иде», — ди ул.
Аудиокитапларны яздыру проекты ТР Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылды. Күренекле татар әдипләренең әсәрләрен аудиокитап итеп яздыруда Татарстанның танылган артистлары һәм дикторлары катнашты. Бүгенге көндә якынча 770 сәгать аудиокитап яздырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз