Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“ЛитРес” электрон китапханәсендә 50 татар китабы барлыкка килде
Электорн китаплар мегамаркетында Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Аяз Гыйләҗев һәм башка язучыларның китапларын сатып алырга мөмкин.

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). “ЛитРес” электрон китаплар китапханәсендә татар язучыларының 50 китабы барлыкка килде.
Татарстан китап нәшрияты Россиянең электрон китаплар мегамаркеты белән килешү төзеде. Хәзер электрон китапханәдә 50 татар китабын сатып алырга мөмкин. Алар арасында – Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Аяз Гыйләҗев һәм башка язучыларның популяр әсәрләре.
Китапханәдә татар мәдәнияте турындагы китаплар бар, мәсәлән, Алла Сальникованың “Татар Әлифбасы” дигән китабы. Татарстан китап нәшрияты китапларын “ЛитРес” электрон басмалар сату мәйданчыгында тәкъдим итү буенча төзелгән килешү, татар әдәбиятын популярлаштыру һәм үстерүдә мөһим роль уйный.

Хәзерге вакытта “ЛитРес” компаниясе Россия һәм СНГ илләрендә лицензияле электрон китаплар базарында лидер булып санала. ЛитРес ассортиментында рус һәм чит телләрдә 875 мең электрон китап исәпләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз