news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Геройлар янәшә» - «Герои рядом» әдәби бәйгесе «Роман» номинациясе белән тулыландырылды

Татарстанда 2026 елда «Геройлар янәшә» - «Герои рядом» ачык әдәби конкурсының форматын киңәйттеләр. Бәйге зур кызыксыну уятканнан соң, 2025 елда анда рус һәм татар телләрендә «Роман» номинациясе барлыкка килде.

Конкурс белән параллель рәвештә «Язучылар мәктәбе» белем бирү проекты старт ала, ул яшь патриотик авторларга ярдәм итәчәк. Проект кысаларында танылган язучыларның мастер-класслары һәм лекцияләре, шулай ук конкурс эшләрен булдыру процессында катнашучыларга профессиональ ярдәм күрсәтү ниятләнә.

Бәйге рус һәм татар телләрендә «Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр циклы», «Очерк», «Роман» номинацияләре буенча үткәрелә.

Конкурста катнашырга теләүчеләрдән гаризалар, «Роман» номинациясеннән тыш, 2025 елның 24 декабреннән 2026 елның 1 августына кадәр «Геройлар янәшә» - «Герои рядом» патриотик юнәлештәге ачык әдәби бәйге» билгесе белән түбәндәге электрон почта адресына кабул ителә: Konkurs@tatkniga.ru.

«Роман» номинациясе буенча гаризалар 2025 елның 24 декабреннән 2026 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә.

Конкурска 2026 елның 9 декабрендә нәтиҗә ясау планлаштырыла. 2026 елда бәйгенең гомуми приз фонды 6 640 000 сум тәшкил итә.

«Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр циклы» һәм «Очерк» номинацияләрендә җиңүчеләрнең әсәрләре социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеге кысаларында - 2026 елда, «Роман» номинациясендә җиңүчеләрнеке 2027 елда басылып чыгачак.

Бәйгене уздыру турында тулырак мәгълүмат «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы сайтында урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot