news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лиссабонда Алабуга музей-тыюлыгы фондларыннан күргәзмә ачылды

“Татар милли мәдәнияте төсләре” экспозициясе татар халкы мәдәниятенең ачык һәм күпкырлы булуын күрсәтте.

Лиссабонда Алабуга музей-тыюлыгы фондларыннан күргәзмә ачылды
mincult.tatarstan.ru

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”). Лиссабон Беренче славян мәктәбендә Алабуга музей-тыюлыгы фондларыннан “Татар милли мәдәнияте төсләре” экспозициясе ачылды. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспозиция Португалиядә татар мәдәнияте көннәре кысаларында ачылды.

Күргәзмәдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы арт-проектында катнашучы Татарстан һәм Башкортстанның атказанган рәссамнары эшләре куелган. 60 картинада татар халкының милли мәдәнияте, традицияләре, гореф-гадәтләре чагылган.

“Татар милли мәдәнияте төсләре” экспозициясе татар халкы мәдәниятенең ачык һәм күпкырлы булуын күрсәтте.

Португалия тәрҗемәчесе Нина Герра Алабуга дәүләт музей-тыюлыгына Марина Цветаеваның португалия теленә тәрҗемә ителгән шигырьләр китабын бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100