news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лисичанскига Татарстаннан гуманитар ярдәм төялгән йөк машиналары колоннасы барып җитте

Лисичанскига Татарстаннан 103 тонна гуманитар ярдәм төялгән йөк машиналары колоннасы барып җитте. Колонна республикадан сишәмбе көнне киткән иде.

Татарстанның «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» иҗтимагый хәрәкәте координаторы Тимур Сафин сүзләренчә, йөк машиналары шәһәргә имин килеп җиткән. Хәзерге вакытта йөк машиналарын бушаталар. Иртәгәдән гуманитар ярдәмне җирле халыкка тарата башлаячаклар.

«10 ноябрьдә җибәрелгән «Добрая Казань» гуманитар ярдәменең икенче колоннасы әлегә юлда. Машиналар планлаштырылганча, расписание буенча, һәлакәтләрсез бара», – дип өстәде Сафин.

«Татар-информ» Казаннан Лисичанскига 100 тоннадан артык гуманитар ярдәм төялгән биш йөк машинасы җибәрелүен хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100