Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Лисичанскидан һәм Рубежноедан 50 унберенче сыйныф укучысы Алабугага укырга килгән
Алабугага Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләреннән унберенче сыйныфта укучы 50 кеше килгән.
Инде өченче мәртәбә Татарстан Хөкүмәте чакыруы буенча Луганск Халык Республикасы укучылары КФУның Алабуга институтына укырга килә.
Лисичанск һәм Рубежное балалары укуларын Казан федераль университетының Алабуга институтының «Университет» мәктәбендә тәмамлаячак һәм урта белем турында аттестат алачак. Мәгариф учреждениесе базасында килгән 50 укучыдан ике сыйныф формалаштырылды. Мәктәп директоры Анна Зеленовская сүзләренчә, алар өчен уку планы әзерләгәннәр һәм дәресләр расписаниесе төзегәннәр, аларның беренчесе инде узган.
Луганск халык Республикасы укучылары тәрбия эше кысаларында планлаштырылган мәктәп һәм институт чараларында катнашачак.
«Без аларны шәһәребез, музейларыбыз белән таныштырырбыз. Моннан тыш, укучылар спорт корылмаларына йөриячәк, түгәрәк эшендә катнашачак -программа төрле яклы», - дип аңлатты мәктәп директоры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз