Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Лисичанскидан һәм Рубежноедан 50 чыгарылыш укучысы БДИ тапшыру өчен Алабугага килде
Лисичанскидан һәм Рубежноедан 50 чыгарылыш укучысы дәүләт имтиханнары тапшыру өчен Алабугага килде. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.
«9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучылар өчен Дәүләт йомгаклау аттестациясе арадаш аттестация рәвешендә үткәрелергә мөмкин. Бу Россиянең яңа төбәкләреннән килгән чыгарылыш сыйныф укучыларына; хәрбиләргә; махсус операциядән кайтучыларга; чит илләрдә булган һәм чит ил дәүләтләренең дустанә булмаган гамәлләре аркасында китә алмаган укучыларга кагыла», – дип сөйләде министр.
Илсур Һадиуллин сүзләренчә, имтиханнар сайлаган очракта рус теле буенча БДИ (шул исәптән ОГЭ), математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханнары белән сайлап алу предметларын берләштерергә мөмкин.
БДИ катнашучыларның күбесе өчен имтиханнарга керү тәртибе үзгәрмәде, диде ул. Аерым алганда, йомгаклау иншасы һәм изложениесе өчен «зачет», уку планындагы барлык фәннәр буенча «3»ледән дә ким булмаган еллык билгеләр алу һәм БДИда катнашучы өчен гариза бирү.
Министр сүзләренчә, имтиханга кергәндә үзең белән элемтә чаралары, электрон-санау техникасы, фото-, аудио-, һәм видеоаппарута, белешмә әсбаплар, язмалар һәм мәгълүмат саклау һәм тапшыру чаралары алып керергә ярамый.
Моннан тыш, аудиториядән һәм имтихан уздыру пунктларыннан (ППЭ) караламалар, имтихан материалларын алып чыгу һәм аларны фотога төшерү, имтихан барышында оештыручыдан башка имтихан тапшыру пунктында йөрергә ярамый.
«Имтихан вакытында сөйләшергә, күчеп утырырга, теләсә нинди материаллар һәм предметлар алмашырга ярамый. тәртип бозган очракта БДИда катнашучы бала имтиханнан чыгарып җибәрелә», – диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз