news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лисичанскида Татарстан белгечләре котельнялар өчен су чистарту системасын урнаштырды

Татарстан шефлыгындагы Лисичанск шәһәрендә республика белгечләре ике блок-модульле котельняда дүрт газ казанын, шулай ук алар өчен химик су чистарту системасын монтажлауны төгәлләделәр. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков эшләрнең ничек башкарылуы белән танышты һәм инженерлар белән булачак эшләтеп җибәрү-көйләү чаралары турында фикер алышты. Системалар шәһәрне җылыту сезонына әзерләү кысаларында урнаштырыла.

Фото: © ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты

Белгечләр әйтүенчә, яңа җайланмалар котельнялар эшенең нәтиҗәлелеген һәм ышанычлылыгын сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирә.

Система күп баскычлы фильтр кебек эшли, дип аңлатты инженерларның берсе.

«Су тозлар һәм химик реагентлар белән эшкәртелә, аннан артык катышмалар һәм катылык тозлары алына. Шуның ярдәмендә казаннар озаграк хезмәт итә, җылылык тигез бүленә, ә энергия сарыф итү кими. Иң мөһиме - иминлек: чиста су котельняның тотрыклы һәм ышанычлы эшләвен тәэмин итә», - дип сөйләде белгеч.

news_right_1
news_right_2
news_bot