Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Лисичанскида Россия, Татарстан һәм Луганск әләмнәре сурәтләнгән граффити барлыкка киләчәк
30 сентябрьдә, Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре Россиягә кушылган көнне, Татарстаннан «Бердәм Россия Яшь гвардия» активистлары Лисичанскида Россия, Татарстан һәм Луганск Халык Республикасы дәүләт әләмнәре төшерелгән граффити булдыруга багышланган акция уздырачак. Бу хакта «Татар-информ»га VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Беренчеләр хәрәкәте»нең Казан бүлеге җитәкчесе Динар Бариев хәбәр итте.
«Россиянең яңа төбәкләр белән кушылуы көне кысаларында без Лисичанскида акцияләр үткәрәчәкбез. Без гуманитар йөк алып киләбез, шулай ук истәлекле граффити ясарга җыенабыз. Без дәүләт символларын, ә төгәлрәге, Россия, Татарстан Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы әләмнәрен ясарга телибез», – дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.
Бариев аңлатканча, акция Лисичанск территориясенә даими гуманитар миссияләр кысаларында узачак. Шулай ук делегациягә рәссам-граффитист да керәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз