Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лисичанск укучылары Татарстан югары уку йортларында белем алуын дәвам итәчәк

КФУның Алабуга базасында оештырылган «Университет» мәктәбен тәмамлаган 35 кеше Татарстан Республикасы югары уку йортларына керде. Яшьләр Казан федераль университетының төрле институтларында, Идел буе спорт һәм туризм академиясендә, шулай ук Чаллы педагогика институтында белем алачак. Бу турыда «Татар-информ».
КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон билгеләп үткәнчә, Лисичанск укучылары белән эшләүдә мөгаллимнәр генә түгел, институт галимнәре, психологлар, шулай ук студент-волонтерлар да катнашкан, аларның күбесе узган ел Лисичанскидан үзләре килгән. Ул шулай ук ышаныч күрсәткән һәм хезмәттәшлек өчен ата-аналарга рәхмәт белдерде.
«Без бу ярты елны бергә үткәрдек, изге максатка бергәләп якынайдык. Безнең мәктәпне тәмамлаучыларның бу юлны лаеклы үтүләренә шатмын. Алар бик тырышты һәм студентлар булды – бу үзең белән горурлану өчен яхшы сәбәп!» - дип искәртте Мерзон.
Мәктәп тәмамлаучылар хәзерге вакытта өйләренә каникулга кайтып китте, тиздән медицина тикшерүе үтү һәм тулай торакка урнашу өчен Татарстанга киләчәкләр. Республика алар белән элемтәдә тора һәм яшьләрнең әйләнеп кайтуына әзерләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз