news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лисичанск һәм Рубежноега Татарстаннан җиде фура гуманитар йөк килгән

Лисичанск һәм Рубежноега Татарстаннан җиде фура гуманитар йөк килгән
Фото: «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге

Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гомуми авырлыгы 100 тонна булган гуманитар йөк төялгән җиде фура килгән. Гуманитар ярдәм 30 апрельдә «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге эгидасы астында җибәрелгән. Бу хакта партиянең төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский оештырган «Нәфис» хәйрия фонды һәрберсенә 19 тонна көнкүреш химиясе төялгән өч фура җибәргән.

Зәй районы 1000 һәм 200 литр сыйдырышлы су саклау савытлары, 5 тонна коры сөт, 5 тонна шикәр комы һәм бордюр ташын агарту өчен 2 тонна акбур төялгән машина җибәргән.

Мамадыш районыннан 3 тонна су, 7 тонна бәрәңге һәм көнкүреш химиясе, Менделеевск районыннан гомуми авырлыгы 5 тонна булган шәхси гигиена чаралары, кием-салым, су, ярма һәм көнкүреш химиясе тапшырылган.

«Душа России» волонтерлык хәрәкәте нигез салучысы Юлия Хәкимова һәм волонтерлары 3,6 тонна су җибәргән.

Моннан тыш, колонна составында Лисичанскиның 4 номерлы мәктәбе укучылары өчен БДИга әзерлек өчен кулланмалар, нәфис әдәбият, канцелярия товарлары һәм татлы күчтәнәчләр алып киленгән. Аларны Россия Герое М.Әхмәтшин исемендәге 113 номерлы мәктәп укытучылары, ата-аналары һәм укучылары җибәргән. Уку йортлары арасында даими дуслык элемтәләре корылган.

Азык-төлек һәм канцелярия товарларын Казанның Киров районы партиясенең беренчел район бүлеге тапшырган. Төбәк бүлеге төрле чаралар үткәрү өчен 500 «Бердәм Россия» брендлы пакетын җибәргән.

Шулай ук йөккә 9 мең Георгий тасмасы кергән. Аларны Җиңү көне алдыннан шефлык астындагы шәһәрләрдә яшәүчеләргә өләшәчәкләр.

Бу сәфәрдә транспорт белән Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев һәм ТР Ресоциализация фонды ярдәм иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100