news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лисичанск һәм Рубежноега Татарстаннан гуманитар йөк төялгән ике фура китерделәр

Лисичанск һәм Рубежноега Татарстаннан гуманитар йөк төялгән ике фура китерделәр
Фото: tatarstan.er.ru

Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә Казаннан «Бердәм Россия» партиясе эгидасында «Нәфис» хәйрия фондыннан гуманитар йөк китерделәр. Йөк составында – 6,6 миллион сумлык 33 тонна көнкүреш химиясе (44,6 мең төрле продукция). Бу хакта партиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярдәм партиясен җибәрүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Думасы депутаты һәм «Нәфис» фондын гамәлгә куючы Ирек Богуславский, шулай ук «Нәфис Косметикс» компаниясе җитәкчелеге катнашты. Бүген йөкне Луганск Халык Республикасының гуманитар үзәкләренә китергәннәр һәм бушатканнар.

Рубежное шәһәре гуманитар үзәге җитәкчесе Оксана Удовина Татарстанга һәм «Бердәм Россия»гә даими ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

Фото: tatarstan.er.ru

2023 елда Ирек Богуславский булдырган «Нәфис» фонды комплекслы гуманитар программа гамәлгә ашыра. Фонд ике елда 1,5 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәргән. Богуславскийның хәйрия эшчәнлегенең гомуми күләме соңгы биш елда 1,2 миллиард сумнан арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot