news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лисичанск һәм Рубежноега Татарстаннан чираттагы ярдәм партиясен җибәрделәр

Татарстан шефлыгында булган Луганск, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә бүген 100 тонна йөкне үз эченә алган чираттагы ярдәм партиясен китерделәр. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Колоннаны «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитетының эшләр идарәчесе Андрей Губанов һәм «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Татарстан төбәк бүлегенең җирле бүлекчәләре кураторы Асаф Сулагаев озата йөри. Делегацияне ТР вице-премьеры Ринат Садыйков каршы алды.

Адреслы ярдәм җирле администрацияләр, предприятиеләр һәм халыкның Ринат Садыйков белән даими аралашуы нигезендә формалаштырыла, аның аппараты заявкаларны «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлегенә юнәлтә.

Колоннаны Казаннан 9 февральдә җибәрәләр. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» нең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Россия Герое, генерал-полковник, Казанда туган Александр Лапин катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot