Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лисичанск һәм Рубежноега 38 нче гуманитар ярдәм җибәрелде
Казаннан Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге канаты астында оештырылган чираттагы 38 нче гуманитар колонна юлга кузгалды.
7 йөк автомобиленә 135 тонна медикамент, көнкүреш химиясе, төзелеш материаллары, су, балалар ризыгы, китаплар, спорт җиһазлары, гигиена чаралары һәм мәктәп укучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга язган хатлар төялгән.
Бу эшне оештыруда катнашкан волонтерлар, партия активы һәм яшьгвардиячеләр белән Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.
«Гадәттәгечә ярдәм җыюда республика предприятиеләре һәм районнар катнаша. Бу юлы йөкне Баулы, Балтач, Мамадыш, Чирмешән районнары халкы җыярга булышты, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Гади татарстанлылар да читтә калмый. Гуманитар миссияләр безнең күпмилләтле хезмәт сөючән халкыбызны берләштерә».
Чирмешән районы халкы төзелеш материаллары, аерым алганда, 20 тонна такта җибәргән. Баулы Лисичанск хастаханәләре һәм госпитальләре өчен 20 тонна су биргән. Рубежное районы халкы өчен Балтач районы – 20 тонна яшелчә, Мамадыш районы 10 тонна су озаткан. Буа районында яшәүчеләр тарафыннан төзелеш плиткасы, шулай ук генераторлар һәм бензин пычкылары сатып алынган.
Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре Лисичанск шәһәре балаларына ярдәм җибәргән. Бу эшкә Дәүләт Думасы депутатлары Ирек Богуславский, Руслан Гаджиев, Марат Нуриев һәм Илья Вольфсон, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» төбәк бүлеге активистлары, бизнес әһелләре дә өлеш керткән.
«Солдатка хат» акциясендә Казан, Яшел Үзән, Бөгелмә һәм Әлмәт мәктәп укучылары һәм студентлары катнашкан. Россия Герое Александр Лапин әйтүенчә, бу хатлар махсус операциядәге егетләрнең күңелен җылыта. «Рәхмәт сүзләре язылган хатлар алганда әйтеп бетергесез хисләр кичерәбез. Балалар хатларындагы ихлас һәм игелекле сүзләр, әмма аларда иң мөһиме – саф күңел, ул канатландыра һәм рухландыра», – диде ул.
2022 елның февраленнән 2026 елның апреленә кадәр «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге канаты астында барлыгы 289 йөк машинасы җибәрелгән. Бу – 4452 тоннадан артык гуманитар ярдәм.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз