news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лисичанск һәм Рубежное укучылары һәм педагогларына 2 мең рюкзак һәм 225 папка тапшырылды

Луганск Халык Республикасы балалары өчен мәктәп кирәк-яракларын җыю Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм ярдәме белән «Бердәм Россия» партиясенең «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында оештырылды. Яңа уку елы башына партиянең төбәк бүлеге активистлары Луганск Халык Республикасы укучылары өчен 2 мең рюкзак һәм укытучылар өчен 225 папка җыйган. Бу хакта партиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лисичанск һәм Рубежное укучылары һәм педагогларына ярдәм итү программасы Татарстанда инде дүртенче ел гамәлгә ашырыла. Рюкзакларда һәм папкаларда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән барлык кирәкле канцелярия товарлары да бар.

ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары, Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов һәм Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин Татарстан делегациясе составында Рубежное шәһәренең 3нче мәктәбендә булды, анда кирәкле әйберләр тутырылган мәктәп рюкзакларын балаларга тапшырдылар.

Чарада шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, партиянең Теләче җирле бүлекчәсе секретаре һәм Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин, Бердәм Россия Яшь Гвардиясенең җирле бүлеге активистлары, Рубежное шәһәр округы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Игорь Шмидт һәм Рубежное шәһәр округы Советы рәисе Нелли Задирака катнашты.

Нелли Задирака Татарстан делегациясенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, бүләкләр белән бергә, инвалидлар, балалар, күп балалы гаиләләр һәм госпитальләр өчен азык-төлек продуктлары төялгән фура китерелүен билгеләп үтте һәм бу ярдәмнең бик кирәк булуын искәртте.

Бердәм Россия Яшь Гвардиясенең төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов рюкзаклар формалаштыру буенча команда эше турында сөйләде һәм Лисичанск, Рубежное мәктәпләрендә белем алучыларга укуда уңышлар, шулай ук шәһәрләрдә тизрәк тынычлык урнашуын теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot