news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре «Бердәм Россия»дән 150 тонна гуманитар ярдәм алды

Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре халык соравы буенча 150 тоннага якын гуманитар ярдәм алды. Ай саен «Бердәм Россия» яңа төбәкләрдә төзекләндерү эшләрен җитәкләүче ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллиннан исемлек ала. Тугыз йөк машинасы азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәк-ярак әйберләре китерделәр.

Татарстан Теләче муниципаль районында яшәүчеләр Россиянең яңа төбәкләрен торгызу өчен кирпеч һәм такталар җибәрде. «Бердәм Россия» гуманитар конвоеның төзелеш материаллары һәм продуктлары төялгән машинасын Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин озата килде. Төзелеш материаллары һәм азык-төлек җыюда җирле эшмәкәрләр Хәмит Хәкимов һәм Ленар Манихов, шулай ук «Кызыл Йолдыз» урманчылыгы җитәкчелеге ярдәм итте.

«Без Теләче районында яшәүчеләр исеменнән гуманитар йөк алып килдек. Эшмәкәрләргә, район халкына зур рәхмәт. Без алга таба да Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләренә ярдәм итәчәкбез», – дип сөйләде Айрат Фәтхуллин.

Теләче районында хәйрия концерты оештырдылар. Җыелган акчалар хәрбиләр сораган материаллар сатып алуга китте.

Татарстан районнарыннан ярдәм арасында төзелеш материаллары, азык-төлек, су, беренчел кирәк-яраклар һәм махсус җиһазлар бар. Татарстан Сарман муниципаль районыннан гадәттәгечә Лисичанск госпитальләре һәм хастаханәләре өчен эчә торган су төялгән фура җибәрде, Татарстан Алексеевск районы төзелеш материаллары йөк машинасы һәм самбо дәресләре өчен форма комплектлары әзерләде. Балтачлылар Лисичанск халкына 20 тонна яшелчә, Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты ике шәһәргә дә бер фура бәдрәф кәгазе җибәрде.

Рубежное шәһәренең «Бердәм Россия» гуманитар үзәге өчен кием һәм кирәкле товарларны Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев тапшырды.

«Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» окоп шәмнәре, гигиена чаралары, азык-төлек, медицина кирәк-яраклары, өлкәннәр өчен подгузниклар, одеяллар, антисептиклар һәм киемнәр илткән. Йөк Луганскидагы госпиталь һәм берничә бүлекчә хәрбиләре өчен билгеләнгән. Шулай ук яшь гвардиячеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәрби бурычларны үтәү өчен «Нива» автомобилен тапшырды.

Моннан тыш, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Марат Сәмигуллин Рубежное башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы, Луганск Халык Республикасы Герое Евгений Шаталин белән очрашты.

Очрашуда Марат Сәмигуллин һәм Евгений Шаталин багланышлар һәм ярдәм мәсьәләләре турында фикер алышты. Партиянең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе искәрткәнчә, Рубежноеда гуманитар миссия татарстанлылар тарафыннан 2022 елдан башланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100